ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Декабрь башында Минзәлә муниципаль районында 18 яшьтән 40 яшькәчә инвалидлар арасыннан социаль хезмәт алучылар өчен «Теләкләр чыршысы» акциясе старт алды. Акциядә район җитәкчеләре, эшмәкәрләр актив катнашты.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сабын ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс узды. Чара Гаилә елына багышланды.

Бүген Казанда брифинг узды, анда Татарстан Республикасында Гаилә елын уздыруга беренчел йомгаклар ясалды. Спикерларның берсе ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Имин балачак» акциясе кысаларында «Имин Яңа ел» викторинасы узды.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар «Бомбей» боулинг үзәгендә булдылар. Чара Россиядә Гаилә елы кысаларында оештырылды.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Кызыклы очрашу барышында балалар социаль хезмәткәр һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында белделәр.

Шушы көннәрдә «Атлант» клубының залында иң акыллы һәм зирәк кешеләр күптән көтелгән «Кыю йөзлек» уенына җыелды. Интеллектуаль бәйгедә Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм МХОда катнашучыларның балалары катнашты.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары һәм 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.


17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан кунаклар килде. Алар балаларга уеннар, тәм-томнар һәм үз куллары белән ясалган көрәкләр бүләк иттеләр.

16 декабрьдә Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында МХО сугышчыларына ярдәм итүче, Десантчылар берлеге вәкиле Эдуард Ягъфәров, шулай ук «РФ милли куркынычсызлык академиясе» учреждениесенең иҗтимагый һәм дәүләт куркынычсызлыгы идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Динә Смирнова булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International