Минзәлә интернат-йортында мастер-класс узды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кызыл канәфер ясау буенча мастер-класс узды. Бу чәчәкне ветераннарга 9 Майга бүләк итәләр, Мәңгелек утка һәм һәйкәлләргә салалар.

Чарада «Шәфкатьлелек» хәрәкәте волонтерлары катнашты. Кунаклар – Минзәлә муниципаль районы сукырлар җәмгыяте һәм ветераннар советы активистлары.

Мастер-класста катнашучылар бик теләп кәгазьдән кызыл канәферләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International