Өлкәннәр белән эшләүдә социаль-хезмәт тернәкләндерү

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр белән эшләүдә социаль-хезмәт тернәкләндерү технологияләре актив кулланыла.

Гарденотерапия технологиясе бүлмә һәм урам чәчәкләрен һәм үсемлекләрен карау юлы белән кешенең психик һәм физик халәтен яхшыртуга нигезләнгән.

Өлкәннәр, бигрәк тә элеккеге авыл кешеләре, бик теләп бакчада эшлиләр, төрле культуралар үстерәләр.

Шулай ук интернат-йорт карамагындагылар щетка эшләнмәләре җыялар, алар өчен материалны «УкупрПласт» предприятиесе бирә. Ул әзер продукцияне ала һәм аның өчен түли. Өлкәннәр үз бүлмәләрендә һәм хезмәт терапиясе кабинетында эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International