18 апрельдә Түбән Камада «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.
Чарада 7 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән һәм мәгариф оешмаларыннан 90 кеше катнашты. Чара программасында 9 компетенция буенча биремнәр булды.
Һәр катнашучы һөнәри күнекмәләрен, осталыгын күрсәтте һәм үзенең уникаль эшләнмәсен башкарды. Чара йомгаклары буенча катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.