Югары Ослан интернат-йортында эчке волонтерлар мастер-класслар үткәрә

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

«Сүнмәс йөрәкләр» – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында уңышлы эшләүче эчке «көмеш» волонтерлар отряды шулай атала. Ул 17 социаль хезмәт алучыны берләштерә.

«Актив озак гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында волонтерларның потенциалына ихтыяҗ тагын да артты: «көмеш» волонтерлар төрле хобби-техника буенча башка яшәүчеләр өчен кичке мастер-класслар үткәрәләр.

Бу эшне алып баручы хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренә караганда, социаль хезмәт алучылар өчен үз сәләтләрен күрсәтү һәм ниндидер яңалыкка өйрәнү мөмкинлеге бик мөһим.

Исегезгә төшерәбез, «Актив озак гомерлелек» программасы «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International