Кичә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы Васильево авыл җирлеге башкарма комитетында булды.
5 июльдә Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультацияләр бирәчәк.
2 нче июльдән 5 нче июльгә кадәр Татарстан башкаласында "БДБ илләрендә яшьләр мәшгульлеге өлкәсендә партнерлык" проекты кысаларында "Хезмәт һәм яшьләр мәшгульлеге өлкәсендә гендер тигезлеге" субрегион конференциясе уза.
2 июльдә Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне үткәрелде.
2019 елның 3 июленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 400 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 120 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 374 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә кимрәк.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” үзәгендә “Социаль карта” акционерлык җәмгыяте вәкиле Руслан Халиков белән “Социаль транспорт картасы” дигән темага мәгълүмати очрашу булып узды.
Ведомствоара хезмәттәшлек уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 3-5 яшьлек "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм аларның законлы вәкилләре белән “Әни+бәби” технологиясе буенча “Кәгазьдән конструкцияләү” дигән темага дәрес үткәрде.
“Хокук бозуларны кисәтү эшендә балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясе” кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 7-14 яшьлек 17 балигъ булмаган бала арасында "Интернетта фэйкны ничек аера аласыз?"дигән дәрес үткәрде.
Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр реабилитация үзәгендә "Пуговка" проекты уңышлы тормышка ашырыла. Бу проект "Иҗтимагый инициатива - 2018" исемле республика социаль проектлар конкурсы җиңүчесе.