Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 374 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яр Чаллыда, Түбән Камада, Кама Аланында һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән. 2019 елның 2 июленә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 164, 901, 338 һәм 309 эшсез исәптә тора.
Бу атнада Яшел Үзән һәм Менделеевскида эшсезләр саны арту күзәтелә, анда 450 һәм 68 кеше мәшгульлек үзәкләренә теркәлгән.