Уртак ял балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтен ныгыта

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Ведомствоара хезмәттәшлек уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 3-5 яшьлек "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм аларның законлы вәкилләре белән “Әни+бәби” технологиясе буенча “Кәгазьдән конструкцияләү” дигән темага дәрес үткәрде.

Максат: уртак эшчәнлек ярдәмендә балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларның вак моторикасын, хыялларын үстерү.

Балалар һәм ата-аналарның уртак иҗаты бик күп уңай эмоцияләр һәм җылы атмосфера тудыра. Ә конструкторлау, үз чиратында, мавыктыргыч кына түгел, бала өчен файдалы да булып тора. Иҗади процесс баланың һәрьяклап үсешен стимуллаштыра: моторлы күнекмәләр камилләштерелә, яңарыш формалаша, иҗади потенциал ачыла.

Дәрес бик җанлы, җылы шартларда узды. Балалар, мавыгып, кәгазьдән йорт төзи, ә аларның әти-әниләре кирәк булганда аларга ярдәм итә яки киңәшләре белән булыша. Дәрес вакытында балалар конструкцияләү белән генә шөгыльләнеп калмыйча, күңелле балалар җырына кушылып биеделәр. Аннары һәр бала үзенең төзелгән йорты турында сөйләде һәм матур йорт турында хыяллары белән уртаклашты. Балалар һәм ата-аналарның уртак иҗаты балага үзен күрсәтергә, үз әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирде.

Соңыннан хезмәт буенча инструктор ата-аналарга күптән билгеле булган хакыйкатьне кабатлады: үзләрен яраткан һәм үз ата-аналары кабул иткән балаларның ачылырга һәм киләчәктә уңышлы бәхетле кешеләр булырга мөмкинлекләре зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International