Әлмәттә бердәм хокукый ярдәм көне узды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2 июльдә Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне үткәрелде.

Анда хокук яклаучы Марина  Җиһангирова, "Кайгырту" үзәге белгечләре катнашты. Барлыгы балигъ булмаган бала тәрбияләгән, элеккеге ирләре алимент түләми торган 3 хатын-кызга хокукый ярдәм күрсәтелде, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International