Олыгая барган саен, яшьлек, туган җирләр һәм мөһим вакыйгалар турындагы хатирәләр өлкәннәр тормышында мөһим роль уйный башлый.
Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы» технологиясе уңышлы гамәлгә ашырыла. Технология «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәр белән эш иткәндә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен кулланалар.
Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы Югары Ослан районында узды. Ике гаиләгә сигнал карталары турында фикер алыштылар.
19 мартта Түбән Кама медицина көллиятендә «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының республика этабы узды.
Бүген Тукай муниципаль районының Борды авылында «Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында чара уздырдылар. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева җыелучыларга скандинавия йөреше техникасы һәм скандинавия таякларыннан файдалану кагыйдәләре турында сөйләде.
Лаешта мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшүсмерләрне «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашуга әзерлиләр.
Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 35 453 берәмлекне тәшкил итте.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре консервланган яшел борчак, кукуруз, куертылган сөттән бушаган калай банкаларны хәзер ташламыйлар. Буш тара изге эш өчен – махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен блиндаж шәмнәре ясау өчен кулланыла. Шәмнәрне «Чистай фронтка» волонтерлык хәрәкәте әзерли.