Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Ак Барс банкына экскурсия оештырылды.
Очрашуны сату офисы җитәкчесе Мария Сергеевна үткәрде. Тәрбияләнүчеләргә банк өлкәсендәге заманча цифрлы технологияләр, дәүләт органнары, юридик һәм физик затлар белән хезмәттәшлек, банк пластик карталарының төрләре һәм аларның билгеләнеше турында сөйләделәр. Балалар банкоматлар белән ничек эш итәргә кирәклеген, шулай ук банкка эшкә кабул итү тәртибе турында белделәр.
Тәрбияләнүчеләргә акчаларның килеп чыгышы турында һәм алар турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Балалар саклагычның нәрсә икәнен үз күзләре белән күрделәр, бүлекләрнең эш урыннарын оештыруны бәяләделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Соңыннан балалар банктан истәлекле бүләкләр алдылар.