Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар махсус кунаклар белән очрашты. Көндезге лагерьга Ветераннар советының беренчел оешмасы рәисе, Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм махсус хәрби операция сугышчысы килде.
Кунаклар үзләренең хезмәтләре, чын батырлык, дуслык, үзара ярдәмләшү һәм Ватанга булган мәхәббәт турында сөйләделәр. Балалар зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар, күп сораулар бирделәр. Кунакларның җаваплары гадел һәм илһамландыргыч булды.