Ял көннәрендә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына күптән көтелгән кунаклар – Түбән Кама һәм Әлмәт мотояратучылар клубыннан байкерлар килде. Байкерлар балаларга бүләкләр алып килделәр, ике тәгәрмәчле техника белән таныштырдылар, балаларны приют территориясе буйлап йөрттеләр, көчле мотоциклларда утырырга һәм корыч атлар фонында фотога төшәргә мөмкинлек бирделәр.
Балалар кунакларга бүләкләре һәм хис-кичерешләр өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.