Иртәгә, 16 октябрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Яшел Үзән районына эш сәфәре оештырыла. Республика ММЧ вәкилләре белән бергә ведомство башлыгы «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектында катнашучы ике предприятиедә - «М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ һәм «Серго исемендәге завод» ҖБ» АҖ да булачак.
2020 елда беренче тапкыр Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү конкурсы Россия Федерациясе Президентының «Граждан җәмгыятен үстерүгә бирелә торган Россия Федерациясе Президенты грантлары турында» 2019 елның 30 гыйнварындагы 30 номерлы Указы нигезендә Президент грантлары фонды тарафыннан үткәрелә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
11 октябрьдә Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны билгеләнгән квота һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары санын үтәү исәбенә мәшгульлекне тәэмин итү мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәгә 22 эш бирүче чакырылды.
11 октябрьдә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре, мобиль офис кулланып, «Аккурайд Уилз Руссиа» заводында эштән кыскартылачак хезмәткәрләр өчен консультация оештырды.
11 октябрь көнендә Теләче муниципаль районы "Чишмә” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Л. Хөсәенова график нигезендә Үзәк җирлегендә консультатив көн үткәрде.
"Өлкән буын" төбәк проекты кысаларында Теләче районыны 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация үткәрү өчен алып йөрергә махсус машина кайтты. Бу уңайдан социаль яклау идарәсе һәм район үзәк хастаханәсе арасында килешү дә төзелде.
Бүген Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә “Сәнгать дәрәҗәсендәге эш” дип исемләнгән рәсем һәм иншалар конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Чараны оештыручылар адресына 50дән артык хезмәт килде. Жюри составына мәшгульлек үзәге, Зәй муниципаль районы, Башкарма комитетының мәгариф һәм мәдәният идарәләре вәкилләре керде.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 495 яшь ана һәм өченче баласы туган 292 хатын-кыз 2019 елның 11 октябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Югары Ослан муниципаль районындагы “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларга аерым игътибар бирелә.