"Өлкән буын" төбәк проекты кысаларында Теләче районыны 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация үткәрү өчен алып йөрергә махсус машина кайтты. Бу уңайдан социаль яклау идарәсе һәм район үзәк хастаханәсе арасында килешү дә төзелде.
Өлкәннәрнең исемлеге белән графиклар төзелде. Әлеге мөмкинлектән ялгыз яшәүчеләр, мөмкинлеге чикле кешеләр, үз аягында йөри алмаучылар файдалана ала. Район буенча аларның саны 1178нан артык.
Әлеге проекты кысаларында узган сентябрь аенда районда 269 өлкән кеше медицина тикшеренүе узган. Октябрь аенда исә 353авылларының өлкән буын вәкилләренә янына барып медицина хезмәткәрләре тикшерүе уздырачак. Шунысын да әйтергә кирәк, фельдшер-акушерлык пунктына килә алмаган әби-бабайларны, машина белән килү җайга салынды. Бу өлкәннәргә диспансеризация утуне тагында җингелләйтте.