11 октябрь көнендә Теләче муниципаль районы "Чишмә” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Л. Хөсәенова график нигезендә Үзәк җирлегендә консультатив көн үткәрде.
Бу көнне консультатив ярдәм сорап 4 кеше мөрәҗәгать итте. Үзәк авылы халкын балага бирелә торган пособиеларны алу, социаль контракт нигезендә социаль ярдәм алу тәртибе кызыксындырды. Шулай ук социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә бару оештырылды. Ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.