"Өмет утравы" белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм һәм елмаю бүләк итә

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районындагы “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларга аерым игътибар бирелә.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, инвалид балалар өчен “Без төрле - без тигез” клубы эше кысаларында, Югары Ослан районы мәшгульлек үзәге белән берлектә мөмкинлекләре чикле бала өчен бәйрәм оештырдылар. Белгечләр балалар яраткан мультфильмнар геройлары булып киенеп, шарлар, торт һәм бүләкләр алып, Югары Ослан хастаханәсендә дәваланучы Никита янына барды, аны туган көне белән котладылар.    

Һәр баланың искиткеч матур, рәхәт бала чагы булырга тиеш. Балаларның шатлыгын, елмаюын, ихластан соклануын күрү -зур бәхет,- ди гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International