Әлмәттә инвалидларны квота исәбенә эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

11 октябрьдә Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны билгеләнгән квота һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары санын үтәү исәбенә мәшгульлекне тәэмин итү мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәгә 22 эш бирүче чакырылды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов эш бирүчеләргә инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квотаның үтәлеше һәм резервланган эш урыннары саны турында мәгълүмат җиткерде.

2019 елга квота инвалид 76 гражданны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән. Агымдагы датага эш бирүчеләр тарафыннан 37 инвалид эшкә урнаштырылган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры эш бирүчеләрне билгеләнгән квотаны үтәү өчен мөмкинлекләр табарга чакырды.

Эш бирүчеләр алдында Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Гайсина чыгыш ясады, ул киңәшмәдә катнашучыларга билгеләнгән квота хисабына инвалидларны эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирде.

Киңәшмә барышында шулай ук билгеләнгән квота хисабына эш урыннарын арендалау һәм эш бирүчегә мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча эшкә урнаштырылган инвалидның хезмәтенә түләү чыгымнарының бер өлешен каплау мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә азагында Минсәгыйть Насертдинов эш бирүчеләр игътибарына 2020 елда «Демография» милли проекты кысаларында пенсия яшендәге хезмәткәрләрне укытуны оештыру мөмкинлекләре турында хәбәр итте, бу мәсьәлә буенча агымдагы елда «Татнефть» ачык акционер җәмгыяте һәм «Әлмәт торба заводы» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсен китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International