«Преодоление» клубы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Татлы шатлык» дигән чара уздырды. Чара эшче һөнәрләр елына багышланган иде.
Балалар кондитер һөнәре һәм кондитер әйберләре белән танышты. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары дидактик уеннар, кондитер эшләнмәләре турында викторина уздырды. Бигрәк тә балаларга «Гаиләбезнең яраткан кондитер эшләнмәләре»дигән дискуссиядә катнашу ошады.
Чара чәй өстәле артында тәмамланды – балалар имбир прәннекләре һәм торт белән сыйланды.