Яшел Үзән шәһәре предприятиеләрендә сәнәгать туризмы

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

“Турникетларсыз атна” бөтенроссия акциясе һәм “Сәнәгать туризмы” һөнәри юнәлеш проекты уңаеннан Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге 10 нчы гимназиянең сигезенче сыйныф укучылары өчен А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводына экскурсия оештырды.

Экскурсия Горький исемендәге заводның сугышчан һәм хезмәт даны музее белән танышудан башланды. Экскурсия барышында укучылар заводның тарихы белән танышты, заводның суднолар төзелешен үстерү өлкәсендәге казанышлары, төрле билгеләнештәге кораблар һәм суднолар турында мәгълүмат алдылар. Суднолар төзи торган уникаль “Идел” комплексында булдылар, анда кораблар төзүнең тулы циклы турында белделәр. Яшүсмерләр зур кызыксыну һәм соклану белән төзелүче корабларны карады. Экскурсия ахырында укучылар А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводының кадрлар әзерләү буенча укыту үзәге янында истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International