Сак булыгыз: гражданнарның пенсия тупланмалары буенча алдау гамәлләр кылына

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Гражданнарның пенсия тупланмалары буенча алдау гамәл кылучылар арту сәбәпле, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә РФ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан РФ Пенсия фонды ярдәме белән халык өчен аңлату  мәгълүмати белешмәлекләр эшләнде.

Гражданнарны таныш булмаган кешеләргә паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын хәбәр итмәскә, асылы аңлаешсыз булган документларны имзаламаска өндиләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрми һәм Пенсия фондының клиент хезмәтеннән тыш шәхси мәгълүматларын сорамый.

Әгәр гражданин пенсия тупланмаларына кагылышлы сораулар бирә торган һәм пенсия фонды хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән шикле кешеләргә юлыкса, бу хакта полициягә 02 (стационар телефоннан) яки 102 (кесә телефоныннан) номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International