Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты Александровский паркында волонтерлык проектын дәвам итә. Ул яз көне, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән паркта тиеннәр өчен вольер урнаштырылгач башланды. Хайваннарны волонтерлык башлангычында интернат-йорт хезмәткәрләре һәм халкы карарга теләк белдерде.
Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 45 015 берәмлекне тәшкил итте.
Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы кабул итүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районыннан гаиләгә «Ана даны – Материнская слава» мактаулы медален тапшырды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучылары җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының «көмеш» волонтерлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә «Татарстанда җәй» фестиваленә кушылдылар.
«Гаилә» илкүләм проектын һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы гаиләләргә ярдәм күрсәттеләр.
Бөгелмә районыннан Елена һәм Александр сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле Матвей исемле малайны опекага алганнар.
27 августта «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире озатуында Биектау районы гаиләләре Казан дәүләт циркында булдылар, анда «Мирас» милли спектакль-фэнтези күрсәтелде.
«Кызлар-скаутлар ассоциациясе» балалар төбәкара иҗтимагый оешмасы Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге, спорт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре белән берлектә «Курше Фест» конкурсында катнаша.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
28 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «МХО: тарих һәм хәзерге заман» дигән темага батырлык дәресе узды. Чара тарихны фальсификацияләүгә каршы тору һәм яшьләр арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту буенча бурычларны үтәү кысаларында узды.