28 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «МХО: тарих һәм хәзерге заман» дигән темага батырлык дәресе узды. Чара тарихны фальсификацияләүгә каршы тору һәм яшьләр арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту буенча бурычларны үтәү кысаларында узды.
Дәрестә социаль хезмәт алучылар да, учреждение хезмәткәрләре дә катнашты. Җыелучылар махсус хәрби операциянең сәбәпләре турында объектив мәгълүмат алдылар, шулай ук махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк югары фидакарьлек күрсәткән ватандашларыбызның батырлыгы турында белделәр.
Катнашучылар солдатларга рәхмәт хатлары яздылар, бу үзләренең гражданлык позицияләрен белдерүдә мөһим адым булды.
Мондый чаралар тарихи хәтерне сакларга һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә.