Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 45 015 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 24,7 % сәнәгатьтә (11,1 мең эш урыны);
- 23 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (10,4 мең эш урыны);
- 11 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5 мең эш урыны);
- 7,6 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,4 мең эш урыны);
- 4,3 % транспортта (1,9 мең эш урыны);
- 1,5 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);
- 0,5 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 27,4 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (12,3 мең эш урыны).
3 307 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.