Бөгелмәдә халык конкурсы кысаларында балалар фестивале узды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

«Кызлар-скаутлар ассоциациясе» балалар төбәкара иҗтимагый оешмасы Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге, спорт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре белән берлектә «Курше Фест» конкурсында катнаша.

28 августта ишегалды мәйданчыкларының берсендә өченче, йомгаклау вакыйгасы – балалар фестивале булды. Кунакларны бай программа көтә иде: мастер-класслар, халык уеннары, эстафеталар белән спорт мәйданчыгы. Вокаль артистлар чыгышы һәм гармунга җырлар бәйрәм рухын тудырды, яшь тамашачылар өчен курчак театры оештырылды.

Мондый чаралар күрше мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм ишегалды бергәлекләрендә традицияләрне саклап калуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International