Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар арасында конкурс 21 апрельдә старт алган иде. Оештыручылар Татарстан Республикасына сакчыл караш, аның истәлекле урыннары, мәдәни кыйммәтләре һәм табигате турында видеороликлар төшерү аша балигъ булмаганнарның патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү бурычын куйдылар.
10 июньдә Казанда Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Концерт программасы алдыннан чарада катнашучылар өчен Татарстан Республикасының социаль учреждениеләрендә гамәлгә ашырыла торган иң кызыклы инновацион технологияләр белән мастер-класслар һәм күргәзмәләр үткәрелде. Зәй вәкилләре мастер-класслар программасына актив кушылдылар һәм үз куллары белән гипс, эпоксид сумаладан эшләнмәләр ясадылар, шопперларны бизәделәр.
11 июнь көнне Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә социаль яклау хезмәткәрләрен котладылар. Катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова котлады.
Россия көне алдыннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Марина Галимова «Мин Россиядә яшим» дигән уен-сәяхәт уздырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында күпсанлы чаралар уздырыла.
Печищи авылында район балалары өчен матур бәйрәм узды. «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Игелекле кешеләр» волонтерлык хәрәкәте һәм авыл мәдәният йорты балаларга, шул исәптән күпбалалы гаиләләрдә яшәүчеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга, шатлык бүләк итү өчен балалар Сабантуе оештырдылар.
Лениногорск районында «Йөрәкләр мәрхәмәт белән тулсын» дигән тантаналы чара узды. Ул Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган иде.
11 июньдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды.