Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты кысаларында Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге командасы яңа үсеш киңлеге булдырды.
Аутистик спектры бозылган балалар, кагыйдә буларак, сенсор интеграциягә бик мохтаҗ. Үзәк хезмәткәрләре хезмәт буенча инструктор Елена Белова җитәкчелегендә табигый материаллардан сенсор сукмак ясадылар. Төрле фактур өслекләре булган сукмак тактиль, вестибуляр һәм проприоцептив системаны, табан терәк функциясен, тәннең вертикальләшүен формалаштырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, белгечләр тәрбияләнүчеләрдә сенсор модуляциясен нормальләштерү процессын тизләтә, күрү-мотор координациясен, вестибуляр һәм күрү тойгыларын күнектерә, уңай хис-кичерешләр үсешенә ярдәм итә алачак.