23 сентябрьдә XVI «Бергә – балалар хакына! Янәшә булу!» бөтенроссия форумы үз эшен башлап җибәрде. Бу авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр белән эшләүче меңләгән профессионаллар өчен ел саен төп вакыйга.
«Катлаулы тормыш шартларында балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә социаль инициативаларның роле» пленар утырышы 13:00–14:30 сәгатьтә узачак.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды форумны ачу тантанасында катнашырга чакыра. Турыдан-туры трансляциягә түбәндәге сылтама буенча тоташырга мөмкин: https://vk.com/wall-212628630_2061.