Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә белгеч Айгөл Гарифуллина «Музыкаль ыгы-зыгы» уены үткәрде.
Биремнәр һәркем үзенең музыкаль белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алырлык итеп уйланылды. Ребусларны чишү уенда катнашучылар өчен интеллектуаль разминка булды. Җыр һәм музыка коралларының шифрланган исемнәре, төрле уеннар уенчылардан белем генә түгел, мантыйкый фикер йөртә белүне дә таләп итте.
Барлык катнашучылар да яхшы кәеф алды.