Ишегалды уеннары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерүдә ярдәм итә

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында белгечләр ишегалды уеннары оештырды. Балалар уеннар уйнадылар, асфальтта акбур белән рәсем ясадылар.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ишегалды уеннары – күңел ачу гына түгел, ә үстерү һәм коррекцияләү чараларының тулы бер комплексы. Монда бала яшьтәшләре белән аралашырга, килешергә, җиңелергә һәм җиңәргә өйрәнә. Тернәкләндерү үзәгенең социаль педагоглары фикеренчә, ДЦП, аутистик спектр тайпылышлары, күрү яки ишетү сәләте бозылу белән авыручы балалар өчен бу бәяләп бетергесез тәҗрибә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International