18 февральдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Май чабу» чарасы булып узды. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән дәрес рус мәдәнияте белән кызыксыну уятуга һәм социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә укучылар «Үзләренекеләргә хат» патриотик акциясендә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Бүген Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин булды.
Югары Ослан районы белгечләре социаль-тернәкләндерү консилиумының күчмә утырышын үткәрделәр. Очрашу Яшел Үзән районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приюты базасында узды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – ТР Хезмәт министрлыгы эшендә өстенлек. МХО ветераннарына социаль ярдәм һәм эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә. Бүген ТР Иҗтимагый палатасында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин ит һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның 2025 елга максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казанның Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 47 нче китапханә базасында батырлык дәресе үткәрделәр.
Май чабу атнасында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар рус халык мәдәнияте атмосферасына чумдылар һәм «Май чабу безгә кунакка килде» сюжетлы-рольле уенын уйнадылар.
Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаганнар арасында суицидларны кисәтү программасы кысаларында тренинг үткәрде.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләрен психолог Гүзәл Минһаҗева балалар-яшүсмерләр арасында үз-үзеңә кул салу куркынычын беренчел профилактикалау нигезләре белән методик сәгатьтә таныштырды.