18 февральдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Май чабу» чарасы булып узды. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән дәрес рус мәдәнияте белән кызыксыну уятуга һәм социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Мондый дәресләр менталь тайпылышлары булган затларның алга таба социальләшүе һәм мөстәкыйль тормышы өчен кирәкле мөһим көнкүреш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.