Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казанның Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 47 нче китапханә базасында батырлык дәресе үткәрделәр.
Очрашу барышында МХО ветераннары балаларга солдатларның батырлыгы турында сөйләделәр, балаларны заманча җәмгыять шартларында үзләренең потенциалын тормышка ашырырга, тыныч тормышка һәм Ватанны саклауга әзер булырга өндәделәр.
Соңыннан балалар МХОда катнашучыларга хатлар яздылар, хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләргә рәхмәт белдерделәр.