Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаганнар арасында суицидларны кисәтү программасы кысаларында тренинг үткәрде.
Дәресләрдә балалар метафорик карталардан файдаланып, кешенең хис-кичерешләре турында сөйләштеләр, теге яки бу ситуациядәге хис-кичерешләрен анализлый алдылар, шулай ук барлыкка килә торган стресслы ситуацияләрне җиңүнең нәтиҗәле ысуллары белән таныштылар. Ахырда балигъ булмаганнарга балалар ышаныч телефоны турында искә төшерделәр.