Бүген Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин булды.
Визит барышында министр урынбасары үзәкнең яңа үсеш киңлекләре – балаларны комплекслы тернәкләндерү өчен булдырылган заманча мәйданчыклар белән танышты, үзәк җитәкчелеге белән агымдагы елга эш планы турында фикер алышты, тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү өчен шартларның сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Шулай ук Адель Мөбәрәкшин үзәк хезмәткәрләре белән аралашты, балалар һәм ата-аналар белән очрашты, аларның учреждение эше турындагы фикерләрен тыңлады.
Инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча хезмәтләр күрсәтү өчен электрон сертификат кулланып, федераль пилот проектына аерым игътибар бирелде. Министр урынбасары проектның беренче катнашучылары – үзәккә комплекслы тернәкләндерүгә кергән әни һәм бала белән шәхсән аралашты.