ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләүнең комплекслы системасы актив үсеш ала. Бүгенге көндә республикада 17 дәүләт тернәкләндерү учреждениесе эшли, шуларның 11 балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән. Тумыштан алып өч яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән һәм ведомствоара багланышларны үз эченә алган иртә ярдәм технологиясенә аерым игътибар бирелә. Бу хакта министр Эльмира Зарипова «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә баруы вакытында сөйләде.

«Казан ит комбинаты» ҖЧҖ билгеләнгән вакыт эчендә «Россия эше» платформасында мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирмәгән.

#ЮмартСишәмбе инициативасы инде беренче ел гына узмый. Инициативаның максаты – хәйриячелек эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү.

Инвалидлар декадасының икенче көнендә Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Лаеш шәһәренең 3 нче гомуми белем мәктәбенең «Маски» иҗат берләшмәсе волонтерлары сәламләде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.

2 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре креатив индустрияләр мәктәбе белән берлектә укытуны, иҗатны һәм яңа технологияләрне берләштергән уникаль чара үткәрделәр.

Инвалидлар ункөнлеген ачу кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тантаналы чара узды. Чара Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, хәйриячеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында узды.

28–29 ноябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «НЕлагерь» балалар ялы корпорациясе» ҖЧҖ белем бирү тренингында катнаштылар.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында яңа Күп функцияле гаилә үзәге ачыла, аның максаты гаиләләргә ярдәм итү булачак. Ачылу 19 декабрьгә планлаштырылган.  


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Лениногорскида үз составында инвалид кешеләр булган гаиләләргә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган ведомствоара түгәрәк өстәл узды. Чара «Дари добро» җирле иҗтимагый оешмасы мәйданчыгында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International