Инвалидлар ункөнлеген ачу кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тантаналы чара узды. Чара Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, хәйриячеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында узды.
«Шатлык» үзәге, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге, «Тату гаилә» компенсацияләү төрендәге балалар бакчасы һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы мәктәп хезмәткәрләре оештырган күргәзмә экспозицияләренә аерым игътибар бирелде. Килүчеләргә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кулы белән эшләнгән төрле кул эшләнмәләрен күрсәттеләр.
Район башлыгы мондый форматтагы чараларның мөһимлеген ассызыклап, битараф булмаган шәһәр халкының һәм иҗтимагый оешмаларның җәмгыятьтә игелекле атмосфера булдыруга керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Инициатива күрсәткән һәм игелекле эшкә көчләреннән килгәнчә өлеш кертергә теләгән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар иткән хәйриячеләргә рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Бәйрәм чарасын район артистларының иҗат номерлары бизәде.