#ЮмартСишәмбе инициативасы инде беренче ел гына узмый. Инициативаның максаты – хәйриячелек эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү.
Традиция буенча акциягә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре дә кушылды. 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр алар үзләренең тәрбияләнүчеләре янына бардылар. Социаль хезмәтләр алучылар хәйриячелек үсеше тарихы турында белделәр һәм бүләккә җиләк-җимеш кәрзине алдылар.