Инвалидлар декадасының икенче көнендә Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Лаеш шәһәренең 3 нче гомуми белем мәктәбенең «Маски» иҗат берләшмәсе волонтерлары сәламләде.
Бүген яшь тамашачылар хөкеменә спектакль тәкъдим ителде, ул барлык катнашучыларга уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Спектакльдән соң онытылмас дуслык һәм шатлык атмосферасында балалар рәхәтләнеп бергәләп уеннар уйнадылар һәм артистлар белән бергә биеделәр.
Ә кичә тернәкләндерү үзәгендә Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгенең инклюзив иҗат лабораториясе вәкилләре булды. Инде өченче ел аларның килүе учреждениедә тәрбияләнүчеләр өчен кечкенә бәйрәмгә әверелә.
Кунаклар агачтан Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.