ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Сентябрьдә республикада психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар карамагындагылар арасында «Талантлар салават күпере» конкурс-фестивале узачак.

28 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Яшүсмер. Хокук бозу. Гаепле гамәл» уенын үткәрде. 1 нче социаль участокта узган чарада балигъ булмаган балалар катнашты.

30 июльдә билгеләп үтелә торган Халыкара дуслык көненә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ныклы дуслык өзелмәячәк» дигән спорт чарасы уздырдылар.

Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җиңү вакыты» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проектын тормышка ашыру дәвам итә.

28–30 июльдә Марий Эл Республикасында спорт туризмы буенча ачык чемпионат узды. Татарстан Республикасы исеменнән Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы, күрү буенча беренче төркем инвалид Динар Гаянов чыгыш ясады. Аны әлеге ярышларга үзәкнең мәдәни ял оештыручысы Георгий Потапов әзерләде.

EcoStandard.journal – хезмәтне саклау буенча белгечләр һәм җитәкчеләр өчен федераль журнал. Ул 2023 елның 26–29 сентябрендә Сочи шәһәрендә узачак Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгының генераль мәгълүмати партнеры булып тора.

Халыкара инклюзив иҗади уеннар – Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле иҗади фестивальләрдә җиңүчеләр булган инвалидлар һәм инклюзив иҗади коллективлар арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары казанышлар өлкәсендә ярышлар.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына «көмеш» яшьтәге волонтерлар килде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International