Сукырлар үзәгеннән социаль хезмәтләр алучының чираттагы җиңүе

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

28–30 июльдә Марий Эл Республикасында спорт туризмы буенча ачык чемпионат узды. Татарстан Республикасы исеменнән Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы, күрү буенча беренче төркем инвалид Динар Гаянов чыгыш ясады. Аны әлеге ярышларга үзәкнең мәдәни ял оештыручысы Георгий Потапов әзерләде.

2 катлаулылык классындагы җәяүлеләр дистанциясе 4 этаптан тора иде. Динар Гаянов дистанцияне 2 минуттан да кимрәк вакыт эчендә үтеп, беренче булды. Бу аның мондый ярышларда беренче җиңүе генә түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International