Хезмәтне саклау буенча белгечләрне конкурста катнашырга чакыралар

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

EcoStandard.journal – хезмәтне саклау буенча белгечләр һәм җитәкчеләр өчен федераль журнал. Ул 2023 елның 26–29 сентябрендә Сочи шәһәрендә узачак Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгының генераль мәгълүмати партнеры булып тора.

Генераль мәгълүмати партнерлык кысаларында журнал «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы кейс – 2023» Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Конкурс хезмәтне саклау буенча эшне оештыруда алдынгы кейсларны ачыклауга һәм таратуга, хезмәтне саклау буенча белгеч һөнәренең абруен күтәрүгә, шулай ук хезмәтне саклау хезмәтләренең эшен оештыру өлкәсендә инновацион тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән.

Конкурста РФнең теләсә кайсы төбәгенең хезмәтне саклау буенча белгечләре, хезмәтләр, бюро, бүлекләр һәм хезмәтне саклау департаментлары җитәкчеләре катнаша ала.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

1 этап (17 июльдән 13 августка кадәр) – материалларны кабул итү, килгән эшләрне редакция тарафыннан алдан экспертизалау;

2 этап (14–20 август) – иң яхшы эшне ачыклау;

3 этап (21–22 август) – җиңүчене игълан итү һәм бүләкләү тантанасы.

Конкурста җиңүчегә бүләкләр тапшырылачак:

- Сочи шәһәренә һәм кирегә авиабилет,

- 25–29 сентябрьдә Сочи шәһәрендә яшәү,

- Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгында катнашучы бейджы.

Катнашучылар конкурсның оештыру комитетына хәзерге вакытта гамәлгә ашырылган яки үткәрелә торган хезмәтне саклау өлкәсендәге проектларының тасвирламасын journal@ecostandard.ru почта адресына җибәрәләр.

Конкурска 2015–2023 елларда гамәлгә ашырылган яки хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган проектлар кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International