28 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Яшүсмер. Хокук бозу. Гаепле гамәл» уенын үткәрде. 1 нче социаль участокта узган чарада балигъ булмаган балалар катнашты.
Яшүсмерләр хокук бозу, җинаять, гаепле гамәлнең нәрсә икәнен аңладылар, төрле хокук бозуларның нәтиҗәләре турында белделәр, яхшы һәм начар гамәлләрне аерырга өйрәнделәр, үзләренең гражданлык позицияләрен һәм законсыз гамәлләргә тискәре мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Чара ахырында катнашучыларга файдалы материаллар тапшырылды.