30 июльдә билгеләп үтелә торган Халыкара дуслык көненә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ныклы дуслык өзелмәячәк» дигән спорт чарасы уздырдылар. Чараның максаты физик культурага, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуны арттыру, шулай ук коллективизм, дуслык һәм бер-береңә юл кую сәләтен тәрбияләү иде.
Балалар эстафета уеннарында ярыштылар, биеделәр. Ачык һавада мондый спорт чаралары балаларның сәламәтлеген ныгыта.