Министр урынбасары Рәсим Баксиков Тәтеш интернат-йортында булды

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков эш визиты белән Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Аны Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова озата йөрде.

Рәсим Баксиков учреждениенең эше белән танышты, социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартларын бәяләде. Шулай ук министр урынбасары янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы саклану нормаларын үтәүне тикшерде, азык-төлек блогында булды.

Рәсим Баксиков социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә барышында аларның социаль хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булу-булмаулары белән кызыксынды. Интернат-йортта яшәүчеләр буш вакытларын ничек үткәрүләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди ярдәм күрсәтүләре турында сөйләделәр.

Шулай ук Россия Герое Рәсим Баксиков тыл хезмәтчәне Елена Нагуськинага котлау адресын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International