25 августта 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләрен алучы Александра Васильевна билгеләп үтте.
Алексеевск муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютына үзенең ярдәмчеләре белән чәчтараш-стилист Рөстәм килде. Кунаклар приютта тәрбияләнүчеләргә чәч кисү һәм прическалар тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары эш бирүчеләренә https://prognoz.vcot.info платформасында теркәлергә һәм 2023 елның 15 сентябренә кадәр сораштыру узарга кирәк.
28 августта Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре «Яңаны беләм» программасы буенча социаль-көнкүреш адаптациясен үстерү буенча төркемле дәрес үткәрделәр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Старость в радость» хәйрия фонды ярдәме белән 1 августтан «Социаль оста» хезмәте барлыкка килде.
24 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр тәрбияләнүчеләре өчен «Робинзон» республика хәрби-патриотик слетында катнаштылар. Чара Яр Чаллыда узды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Минзәлә мәчете оештырган укучылар чыгарылышында һәм корбан ашында булдылар. Быел мәчеттә 70кә якын бала белем алган.
Россия Федерациясендә хезмәт базарын үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышына, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең миграция һәм мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләренә, шулай ук 2026 һәм 2029 елларга перспективада эш бирүчеләрнең Россия Федерациясе субъектлары, шөгыльләр төркемнәре һәм икътисади эшчәнлек төрләре буенча һөнәри кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә.