Минзәлә интернат-йорты карамагындагыларны корбан ашына чакырдылар

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Минзәлә мәчете оештырган укучылар чыгарылышында һәм корбан ашында булдылар. Быел мәчеттә 70кә якын бала белем алган.

Чара башында Минзәлә муниципаль районының имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт бәйрәм намазы укыды. Ул шулай ук укучыларга уку елын уңышлы тәмамлаулары өчен рәхмәт белдерде. Шуннан соң катнашучылар сәламәтлек, бөтен дөньяда тынычлык өчен дога кылдылар, теләүчеләр хәер-сәдака өләштеләр. Чара ахырында барысын да бәйрәм өстәленә чакырдылар. Мөселман традициясе буенча корбан ашы уздырылды – Коръән укыдылар, дога кылдылар һәм корбан ите белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International