28 августта Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре «Яңаны беләм» программасы буенча социаль-көнкүреш адаптациясен үстерү буенча төркемле дәрес үткәрделәр.
Социаль хезмәт алучылар ике һәм дүрт тишекле төймәләрне тегү ысуллары белән таныштылар. Аннары мөстәкыйль яшәү өчен кирәкле белемнәрне, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыру буенча практик дәрес булды. Шулай ук чәнчи һәм кисә торган әйберләр белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатладылар.