ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр үткәрелде.


26
сентябрь, 2025 ел
җомга

Суицидаль тотышны кисәтү кысаларында 25 сентябрьдә Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Татьяна Палачева көндезге тору төркемендә катнашучылар белән «Безнең абруйлар» дигән тренинг дәресе үткәрде. Чарада биш кеше катнашты. 

Өлкән яшьтәге гражданнарны ел саен карап чыгу профилактик эш алып баруга һәм гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын ачыклауга юнәлдерелгән мөһим социаль ярдәм чарасы булып тора. Бу эш «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе белгечләре өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшереп торуны дәвам итәләр.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Росгвардия вәкилләре катнашында укыту-күнекмә эвакуациясе узды.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коллективның гомуми җыелышы булды.

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 25 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен иҗади чара булды.

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Лемара Ганиева Бөтендөнья саңгыраулар көне кысаларында «Син ялгыз түгел» дигән мәгълүмати-күңел ачу чарасы үткәрде. Тәрбияләнүчеләр ишетү проблемалары булган кешеләр яши торган тынлык дөньясы турында белделәр.


25
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективын яңа министр урынбасарын белән таныштырды. Ул Россия Герое Рәсим Баксиков булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International