«Хыял» приютыннан балалар һөнәри юнәлеш экскурсиясендә булды

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Россия эше» кадрлар үзәгендә танышу экскурсиясендә булдылар. Чара тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләр дөньясы һәм хезмәт базары турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Балалар бүлек буенча танышу экскурсиясе ясадылар, эш кабинетларына керделәр һәм белгечләрнең эше ничек оештырылганын белделәр. Кадрлар үзәгенең әйдәп баручы белгече балаларга һөнәри белем алу мөмкинлекләре, Аксубайдагы хезмәт базарындагы хәлләр турында сөйләде, яшүсмергә каникул вакытында эшкә урнашканда нәрсә белергә кирәклеге турында файдалы киңәшләр бирде.

Тәрбияләнүчеләр һөнәрләр һәм хезмәт базары турында күп кенә яңалыклар белеп кенә калмадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International